Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Әни күңеле, әйе, балаларда,
Баланыкы - имеш далада.
Беләсезме, юк, далада түгел,
Бала күңелләре анада!
Килешәмен, халык белми әйтми,
Безне уйлап яши аналар.
Читтә гомер сөргәннәрдән сора,-
Әни, диеп яши балалар!
Әни тапкан, әни баккан безне,
Истә тора сиртмә бишекләр,
Әти барда, әни исән чакта
Көне-төне ачык ишекләр.
"Сау бул балам, имин йөре!"- ди ул,
Хәтерләрдә әйткән сүзләре.
Тәрәзәдән олы юлны күзли,
Кайтыр, диеп, әнкәй күзләре.
Кай тарафта гомер сөрсәләр дә,-
Каладамы, әллә далада.
Бала күңеле, юк, далада түгел,
Бала күңелләре анада.
Таһир Шәмсуаров

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев