Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Тавык утырып,чебиен
Өч атна буе көтә,
Шул кыска вакыт эчендә
Туплана нык элемтә
Бар тавыкның арасыннан
Табып ала ул аны
Әнекәсен каян таный
Бер чеметем йомгагы?!
Чеби челтәр арасыннан
Урамга чыгып киткән
Тавык очып төшкән чакта
Муеныннан эленгән
Бер урам тавык бит әнә
Тик аның әнкәсе юк
Тыштан охшаш булсалар да,
Юк аның әнкәсе күк!
Аның гына әнкәсенең
Шундый йомшак тавышы!
Мамык каурыйлары җылы.
Йөрәккә якын исе!
Чебинең тавышын тавык
Аңсыз килеш ишеткән
Баласына талпынганда
Башы өзелеп төшкән...
Туңган чеби әнкәсенең
Тапкан җансыз гәүдәсен
Тавыш бирмәсә дә тавык,
Таныган таныш исен .
Әнкәсе канат астына
Чебием кереп китте
Ананың салкын гәүдәсе
Бала җанын җылытты...
Алдап булмый чебиемнең
Борчак хәтле йөрәген
Дөнья кырыс,үтәп булмый
Ятим чеби теләген...
Ят тавык чукымаса да,
Килми аңа барасы
Канат асларында салкын,
Ул тугел шул анасы!
АНА кеше үз җимешен
Тугыз ай буе йөртә!
Дуслар,бу вакыт эчендә
НЫКМЫ булыр элемтә?!
Җир йөзендә hәрбер ана
Үз баласын асрасын!
Ятимлекнең салкын җиле
Капкаларны какмасын!

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 28