Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Г. Әхмәтшинага
Еникинең кылганнары кебек,
Үтә икән гомер йөгереп.
Чынлыгында, әллә гомер җитез,
Әллз вакыт шулай йөгерек.
Гафуринең җан сулышын тойган
Кара бөдрә чәчле кыз бала
Шул йөгерек вакыт үзәгеннән
Бүгененә таба юл сала.
Менә шулай, пафослырак итеп,
Рәсми төсләр өстәп, боргалап,
Тормышыңны еллар, декадалар,
Хроник язмаларга бүлгәләп,
Башламакчы идем котлавымны,
Юбиляр бит бүген Гелфирә,
Болай борма-борма язуыңның
Төчелеге адәм көлдерә.
Ихлас кына итеп, гади итеп,
Җылы итеп кенә тот та яз,
Диеп, тәнкыйть тулы усал тонда
Тавыш бирде эчке бер аваз.
Эчке аваз йөрәк авазы бит,
Ничек тыңламыйсың йөрәкне.
Шуңа бүген гади генә итеп
Җиткерермен инде теләкне.
Сине, җаным, бар да үлеп мактый,
Мактамаган җирең калмады.
Синең бөтен яклап камиллекне
Аңлаганнар күптән аңлады.
Миңа инде исбат кирәк түгел,
Мин инанган моңа күптәннән.
Бүгенеңә карап куанамын,
Сыгымталар ясап үткәннән.
Киләчәк тә шулай матур булыр,
Аз гына да, җаным, шикләнмә.
Тормыштагы байтак негативлар
Килеп чыга коры шиктән дә.
Менә шушы матур киләчәккә
Теләкләрнең телим көләчен.
Чөнки минем бөтен тормышыңны
Нурлы итеп килә күрәсем.
Юбилеең котлап, сине бары
Хөрмәт итүчеләр килгәндер.
Алар, сине белеп яшәвебез
Безнең өчен бәхет, дигәндер.
Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын, әйдә,
Утыр чәчәкләргә күмелеп,
Ходай насыйп иткән гөмбәзеңә
Бөтен сының белән үрелеп.
Тантанаңа мин дә кушылам да,
Бик килсә дә сине күрәсем,
Читтән генә котлыйм инде, җаным,..
Һава хәлен үзең беләсең...
08.06.2026.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев