Россиядә Медицина хезмәткәре көне (медик көне) гадәттәгечә июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә һәм табибларны, шәфкать туташларын, фельдшерларны, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һәм башка белгечләрне берләштерә.
Быел бу бәйрәм 21 июньгә туры килде.
Гали авылы ,,Ак калфак,, хезмәткәрләре спонсорлар ярдәмендә үзебезнең авыл медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен һәм котлауларны тапшырды.
Алны-ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап үз эш урынында тырышып эшләүче ак халатлы тәбибызны Валов Евгений Сергеевич һәм шәфкать туташларын профессиональ бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Шәфкать туташлары табибның уң куллары буларак авыл халкының сәламәтлеген саклауга үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Һәрбер авыруның моң-зарын тыңлап, үз профессияләренә тугры калып, ак халатларына тап төшермичә хезмәт куючы шәфкать ияләренә гаиләләрендә иминлек, үзләренә дә нык сәламәтлек, сабырлык һәм эшләрендә уңышлар телибез.
Менә алар безнең исәнлекне саклаучылар:
- Гомуми практика табибы Валов Евгений Сергеевич, безнең авылда 1 ноябрь 2011 елдан эшли. Аның вазыйфаи бурычларына түбәндәгеләр керә: пациентларны кабул итү , билгеләү , дәвалау , кичектергесез ашыгыч ярдәм күрсәтү, авыруларын профилактикалау, әлки буенча алты Гали авылы медицина хезмәткәрләре һәм Рысай авылы буенча 3 кеше аның карамагында.
- гомуми практика шәфкать туташы Әлфия ханым Рөстәм кызы Муртазина 2002-че елдан эшли.
- гомуми практика шәфкать туташы Лилия ханым Сөләйман кызы Насретдинова
- участок педиатрия шәфкать туташы Лилия ханым Илдус кызы Калимуллина , 2013 - че елдан. Үз эшендә Лилия ханым күзәтү, патронаж, балаларга вакцинация ясый , педикулезга тикшерүне алып бара, белгечләргә җибәрә,документлар төзи, амбулатория кысаларында ашыгыч ярдәм күрсәтә.
- фельдшер , Нугай авылы ФАП мөдире Гамбәр ханым Гизетдин кызы Загидуллина , 1990 елдан эшли һәм табибка кадәр медицина ярдәмен күрсәтә, авыруларны профилактикалый, дәвалый һәм диспансер күзәтүен башкара
- Акушерка Регина ханым Гали кызы Нуриева, 2020 елдан эшли. Аның эше медицина хезмәтләренең киң спектрын үз эченә ала: йөклелекне планлаштырудан алып бала тапканнан соң күзәтүгә кадәр.
- медицина хезмәткәре Гөлфия ханым Мингазиз кызы Кашаева - 2012 елдан бирле эшли
- машина йөртүче Рамил Нәфис углы Сәлимов. Йөртүчесенең бурычлары шактый гамәли: ул машина йөртү белән бергә медперсоналга көндәлек эшләрдә дә булыша.
Бүген шулай ук лаеклы ялда булган, озак еллар дәвамында авыл халкына медицина ярдәме күрсәткән барлык медицина хезмәткәрләрен искә төшерәсе килә.:
Зәйтүнә ханым Лотфулла кызы Кәлимуллина, Әлфия ханым Вәли кызы Зарипова, Рушания ханым Шәфикъ кызы Курамшина, Гөлсинә ханым Габдулла кызы Асадуллина, Наилә ханым Шәйхулла кызы Юсупова, Мәрвәр ханым Шияп кызы Латыйпова.
Сез үз гомерегезне кешеләр сәламәтлеге турында кайгыртуга багышладыгыз, һәм сезнең бәяләп бетергесез осталыгыгыз һәм тәҗрибәгез күпләргә ярдәм итүен дәвам итә.
Алтын елларыгыз шатлык, иминлек һәм тынычлык белән тулсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм күңел җылысы телибез. Һәр көн сезгә бары тик уңай хис-кичерешләр генә китерсен, ә сезнең белемегез һәм тәҗрибәгез кирәкле һәм җәмгыятькә файда китерсен.
Безнең өчен эшләгәннәрегез һәм эшләвегезне дәвам итүегез өчен рәхмәт сезгә. Без сезнең белән горурланабыз һәм сәламәтлегебезгә һәм иминлегебезгә керткән өлешегезне кадерлибез!
Кадерле барлык медицина хезмәткәрләре тагын бер кат сезне бөтен авыл кешеләре исеменнән котлыйбыз!
Сезгә уңышлар һәм оптимизм, бәхет һәм иминлек, дөньяда барлык уңайлыклар һәм илһам телибез. Хезмәтегез лаеклы бәяләнсен, рәхмәтле пациентлар бүген күңел җылысын бүләк итсеннәр. Сезгә авыр, әмма игелекле хезмәтегездә уңышлар, гаиләгездә яхшы мөнәсәбәтләр, хөрмәт, аңлау, якты хыяллар телибез.
Тормышта шатлык, дусларча аралашу, ял күп булсын. Сезгә иминлек һәм мәхәббәт телибез.
Рәхмәт сезгә !
Комментарии 10