Свернуть поиск
Фид
Зульфия Мансуровна
поделилась заметкой14 июл

Садака алгач ничек дога кылырга
Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии
вә бәәрик вә сәллим.
Йәә Рабби йәә Аллааһ!
Йәә Рабби йәә Рахмәән!
Йәә Мәрхәмәтле Раббым! Синең ризалыгың өчен рамазан аеның фарыз уразамны тоттым.
Уразамны киң рәхмәтең белән кабул әйлә,
аның бәрәкәтендә минем әлегә кадәр булган бөтен гөнаһларымны, хаталарымны гафу ит,
кичер.
Киләчәктә Үзең кушканнарны тиешенчә үтәп,
тыйганнарыңнан тыелып яшәргә ярдәмнәреңне бир.
Кыямәт көнендә рәхмәтеңә, ризалыгыңа ирешеп, Фирдәүс җәннәтенә керүне, анда Үзеңне күрүне насыйп ит.
(Нинди теләкләрең, ниятләрең булса,
барысын да өч тапкыр кабатлап сорарга).
Әәмиин.
Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии
вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Садаканы биргәндә,
Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен
дип бирергә кирәк.
Шулай ук сәдака ияләренә:
1. "Йә,Раббым Аллаһ,
бу садакам уттан пәрдә булса иде"
2. "Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам фәрештәләрнең догасын алу өчен."
3. "Бу садакам
начар үлемнән һәм Аллаһның ачуыннан саклану өчен"
4. " Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам өзлексез гыйбадәт булсын өчен...."
( тол һәм ярлы кешене карап торучы Аллаһ юлында көрәшүче әҗерен ала, өзлексез ураза тотучы һәм төне буе намаз укучы әҗерен ала)
6. "Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам авырулардан саклану,
шифа табу өчен"
7. "Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам гөнаһлардан чистарыну өчен."
8. "Бу садакам
мәхшәр мәйданында садака күләгәсе булдыру өчен."
9. " Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам кабер газабыннан саклану өчен"
10. "Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам Кыямәттә үлчәүнең изге гамәлләр ягы авыр булсын өчен"
11. "Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам җәһәннәм әсирлегеннән саклану өчен"
12."Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам калеб катылыгыннан имин булу өчен, күңел йомшасын өчен."
16. " Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам үкенечкә калмасын өчен..."
( изге гамәлләр кылмаган өчен)
17. " Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам җәннәттә садака капкасыннан чакырсыннар өчен..."
18. "Йә, Раббым Аллаһ,
бу садакам начар кешеләрдән саклану өчен...."
19. Бу садакам
Аллаһ мине игелекле,
тәкъва кылсын өчен...."
20. " Бу садакам
Аллаһ мине тәүбә итүчеләрдән кылсын өчен...."
21. "Бу садакам
Аллаһ миңа юмартлык дәрәҗәсе бирсен өчен...."
22. "Бу садакам
Аллаһ мине сабыр колларыннан кылсын өчен"
23. "Бу садакам
Аллаһ минем телемне
начар сүзләрдән,
гайбәт сөйләүдән сакласын өчен"
- дип, тә бирергә була.
Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп,
пәйгамбәребезнең шәфәгәтен өмет итеп,
ислам диненең алга баруын өмет итеп биргән бу бәндәләреңнең хәер-сәдакаләрен
үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде.
хәләл маллар,
ләззәтле тәгамнәр ирештерсә иде.
изге морад-максудларыгызга ирешергә насыйп булса иде.
Бу бәндәләргә күркәм холык, йомшак фигыль,
тулы иман,
тыныч тормыш һәм сәламәтлек бирсәң иде.
Аларга иминлек, бәхетле,
шатлыклы озын гомер
насыйп итсәң иде!
кыямәт көнендә үз малыгыз булса иде,
үзегезне каршы ала торган нур булып,
тәмуг утына пәрдә булса иде.
Ошбу сәдака биргән бәндәләргә укылган догаларыбызны кабул итеп алсаң иде.
һәркайсыбызның кылган изгелекләрен кабул итеп, җәһәннәм утыннан коткарып,
җәннәтле итсәң иде.
Әәмиин.
58 комментариев
78 раз поделились
1K классов
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
70
- Гумер СалаховКазань
- Роза Ганиева -Екатеринбург
- Гульчечек Дирдизова ( Закирова )г. Нурлат (Нурлатский район)
158
- Выпускники шк №3 г. Нурлат221 подписчик
- Минем дусларым65858 подписчиков
- Огородные шпаргалки31827 подписчиков
- БАШКОРТостан ( BASHKORTostan )68639 подписчиков
- Мама готовит345596 подписчиков
Правая колонка