Свернуть поиск
Кичә генә кешеләр бакчаларында яшелчә үстереп, ишегалларында мәш килеп, тыныч тормыш белән яшәгән. Иртәгәсе көнгә планнар корган. Ә бүген исә кайберәүләр үз йортларына читтән генә карап торырга мәҗбүр. Чөнки су аларның еллар буе җыйган мал-мөлкәтен, хезмәтен, кадерле истәлекләрен алып киткән.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/avyil/perm-olkasendage-tatar-avyllaryn-su-basty-iren
2 комментария
23 класса
Ризат Рамазанов белән әңгәмәдән:
“Без рус теле дәресен дә татарча укыдык. Шуңа күрә университетка укырга кергәндә кыенлыклар туды”,– ди җырчы. “Кайбер паралар берничә группа бергә җыелып уза бит инде, басып җавап бирәсе бар. Дөрес җавапны беләм, әмма русча сөйләшергә оялам, башны аская иеп утырып торам. Бары менә шул русча берәр сүзне дөрес әйтмәм, акцент булыр дигән курку белән генә очрашканым булды”.
5 комментариев
9 классов
Егетен ташлап башка кешегә кияүгә чыкты ул. Кияү булмакчыга кат-кат егете барлыгын тукып торса да, тегесе туган абыйлар-апаларын яучы итеп җибәрә. Кыз балага начар исем кирәкми бит инде, кияүгә чыгарга риза була. Килеп туган хәлгә аек күз белән карый. Ләкин ерактагы егеткә ничек аңлатасы соң? Кияү белән переговорный пунктка баралар...
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/soediniaiudiiuga-ani-dip-kyckyrdym-da-elap-ta-ibardem
1 комментарий
21 класс
Автобуска кереп утыргач та, безнең якка карамаска тырыша, иреннәрен тешләп булса да, күз яшьләрен тыярга тырыша. Ике ел туган көне белән котлый алмадык, чөнки алгы сызыкка кереп китә дә, ә анда элемтә юк, смс язасың, ә ул укымый. Азык-төлек, су булса икән дә бит ул. Тик анда фронтның иң елгы сызыгында җил дә исми...
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/ike-el-tugan-kone-belan-kotlyi-almadyk-conki-algy-syzykka-kerep-kita
7 комментариев
26 классов
-...әти-әнисе, туганнары, дуслары белән аралаштырмадым, гомерем буе хыянәт итеп яшәдем, - дип, үксеп елаудан туктый алмый, авызыннан өзек-өзек сүзләр чыгарып, башлаган җөмләсен төгәлләде Ак сакал.
Бераз тынычлана төшкәч: “Бәхилләшмичә, миңа рәнҗеп китте Сәйдәм. Исән чакта кадерләргә кирәк якын кешеләрне. Мәңгелеккә киткәч, елап, үкенеп утырудан мәгънә юк”, - дип, Раилнең иңбашына кагылып үтте дә, сумкасын кочаклаган килеш, күздән югалды.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/xikaia/bolyt-artynda-koias-bar-xikaia
1 комментарий
11 классов
Кайчан гына без дә шук сабыйлар
Төсле идек - ихлас, эчкерсез...
Менә кабат уку чоры килә,
Уңыш чоры булып җитә көз!
Яфракларга сары сагыш элеп,
Киек кошлар моңын коямы?
Күкне иңләп, канат ныгыталар,
Калдырырга туган ояны...
Дөнья коңгырт төсләр белән тулды,
Уңган шәлен салып иңенә.
Күкне ярып, туган җирен иңләп,
Чәүкә өерләре илерә.
Бакча куаклары - йөген ташлап,
Бөкерәйгән кортка сыңары,
Тураерга теләп, җилне коча,
Кайсы коча җирне - шул бары...
Бушап калган иген басуларын
Күреп, никтер, тулды күңелем.
Көзге яңгыр булып, уңышларга
Сөенүдән мин дә түгелдем.
Кайчан гына без дә тук башаклар
Сыман идек - яңа өлгергән.
Туган җирдән читкә сибелештек,
Таралыштык уртак көшелдән.
Алда тагы без күрәсе көзләр,
Бәлки, күптер, бәлки, чамалы...
Фасыллардан фасылларга илтә
Адәм затын гомер таганы.
Көзләрдә дә күңел алгысына
Күрергә дип әби чуагын.
Әби-бабай булсаң, шатлыктыр ул -
Күрү оныкчыклар туганын.
Офык читендәге моңлы уйлар
Киек каурыедай сак кына
Хыял катларында тибри-тибри
Күңел кылын айкый, чак кына.
Ә әлегә үзем тезләремдә
Газиз сабыйларым иркәлим.
"Миңа әле көзге сагышларга
Бирешергә артык иртә", - дим.
"Иртә әле миңа!" - дия-дия
Көз дә, гүя, җөпли сүземне.
Сабыйларым холык-фигыленнән,
Килбәтеннән барлыйм - үземне.
Алар гүя минем бик күптәнге
Язым булып дәшә, сүз ката.
Саф, самими, шаян балачактан
Якты хәтирәләр кузгата.
Кайчан гына без дә шул сабыйлар
Төсле идек - ихлас, эчкерсез...
Менә кабат уку чоры килә,
Уңыш чоры булып җитә көз!
©Фәнил Гыйләҗи
1 комментарий
4 класса
Исәнмесез. Киленем белән булган хәлне сезгә дә сөйлим әле. Киленем эшләре күп, арып йөри дип уйлап оен җыештырырга, идәннәрне юарга тэгьдим иттем. Ул миңа карап, сез монда кунак кына бит, сезнең нинди хакыгыз бар? Узем дэ жыештыра алам диде. Сез үзегезгэ кайтыгыз, үз йортыгызны юыгыз дип мыскыл итте. Мин шаккатуымнан телсез калдым. Мин чын кунелемнэн ярдәм итәргә теләгән идем, ә ул мине шулай кире борып, мыскыл итеп ташлады.Мондый сүзләрне беркайчан да ишетмәгән идем. Киленемнең мондый мөнәсәбәте йөрәгемә тиде. Биш ел буе ирем белән бергә бу йортны салып, төзеп, башка чыгардык. Хәзер инде килен шулай безне кире бора. Алар дигәнчә генә яшәргә кала.Бик тэ кунелемэ авыр булды, шулай грубо эйтмэсэ дэ була иде бит инде. Сез ни диярсез, кем факлы?
"Нишлим икән" каналыннан.
26 комментариев
42 класса
Башкалар тынып калды. Шуннан соң алар авыл башына, зиратка китте. Әнисенең мәңгелек йортка күченүен аңламаган малай аның каберенә ташланды.
– Әни, әни, – дип сулкылдап кычкырды ул. – Мин ничек яшәрмен?
Күрше абыйсы күтәреп алды аны. Алды да куенына сыендырды:
– Марсель, нык бул, әниең хәзер күкләрдә инде.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/xikaia/marselnen-iorak-ozgec-suzlare-min-xazer-berkemga-da-kirak-tugel
2 комментария
24 класса
загрузка
Показать ещёДополнительная колонка
О группе
«Синең өчен, синең турында!»
- (843) 562-50-12
- Декабристов, 2, Казань
Показать еще
Скрыть информацию
Фото из альбомов
Ссылки на группу
18K участников
Правая колонка