Гаепсезгә гаепләнүче 13 ел төрмә өчен – 4 миллион сум компенсация? https://tulpar.info/articles/d-nya-bu/2026-06-30/gaepsezg-gaepl-n-che-4737349
    1 комментарий
    2 класса
    Кайдан без килдек икән дә юл тотабыз икән кайда? Без белмибез, бар микән бу дөньяда бездән файда? Кешеләрнең тәнен, җанын таптап үтә галәм тәгәрмәче, Көл-күмергә калып яна алар, ә төтене кайда? https://tulpar.info/articles/-mgyyat/2026-07-09/berkemg-d-hu-a-kol-bulmasa-ze-b-hetle-bulgany-a-sh-kere-yt-t-re-4744672
    2 комментария
    5 классов
    Рафаэль СИБАТ. Сөйкемле сөяк. Повесть-поэма (2) Мәхәббәт – юләрлек, әмма акыллы юләрлек… https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-07/rafael-sibat-s-ykemle-s-yak-povest-poema-2-4744012
    1 комментарий
    9 классов
    Бүген Уфа университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина, укытучылар Зәбирә Кәримова һәм Гөлсинә Гайнуллина профессор Суфиян Поварисовның кызы Клара ханыма кунакка барды. Кырмыскалы авылында Суфиян Шәмсетдиновның архивын барлады, истәлекләргә бирелде. Клара Суфиян кызы әтисенең архивын кадерләп саклаган һәм аны кафедрага тапшырмакчы. Соңгы чорда кафедра фәнни мирасны, китапханә фондын барлау өчен зур көч куя, бу максаттан Башкортстан Башлыгы грантына да ия булды. Бу уку елында татар теле һәм әдәбияты кабинеты җиһазландырылды, профессор Алмаз Шәйхуловның фонды ачылды. Алмаз Галимҗан улы гомере буена бик күп китаплар җыйган. Фонд аның университет лабораториясендәге китаплары нигезендә тупланды. Хәзер инде аны А. Шәйхуловның гаилә китапханәсендәге басмалары да тулыландырачак. Соңгы атналарда фонд базасында студентлар Гөлсинә Гайнуллина һәм Илдус Фазлетдинов җитәкчелегендә фәнни-гамали практика үтә, чыганакларны системалау, библиографик теркәү серләренә өйрәнә. Дилбәр Булатова. #ФСГОРБ #ГрантыРБ #НКАТ РБ
    2 комментария
    9 классов
    Әмир ӘМИНЕВ. Бүре балалары. Хикәя (Ахыры) Йөгерә-йөгерә капкадан чыгып, машиналарына ашыккан арада, «кайнана»сының: – Сволочи, басурманы, чукчи, дикари! – тагы әллә нәрсә дип әрләгәне, каргаганы ишетелде. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-04/mir-minev-b-re-balalary-hik-ya-ahyry-4741018
    3 комментария
    17 классов
    Хатынның башына тимер таяк белән суккан кебек булды. – Ничек… ничек кулын сорарга. Син… Сез – укытучы, ул – укучы бала. Әле мәктәп бетәсе, институтка керәсе бар. – Мәдинә апа, мин аның укытучысы түгел инде, Фирүзәне юк-бар гайбәтләрдән азат итәр өчен, бүген эштән киттем. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-04/zakir-kb-rov-timergalinnar-romannan-zek-9-4736328
    2 комментария
    16 классов
    Кәрим КАРА. Күңел күзе. Хикәя (1) Кызлар кебек йөгереп кенә йөри иде әле Галимә әби. Кешегә кал­ган көне булмады моңа кадәр, үз дөньясын үзе көтте. Картаеп беткән ял­гыз карчыкның дөньясы нәрсә, бер өстәл, бер карават сыешлы курчак өе дә, җил өргән абзарында ике кәҗәсе белән унлап тавыгы. Суга барса, бер көянтә ике көнгә җитә. Шулай да өй белән абзар арасында кыштыр-кыштыр йөреп, үз та­магын карап, юк эшен бар итеп юанып яшәп ята иде әби. Соңгы араларда күзләренә генә нидер булды. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-25/k-rim-kara-k-el-k-ze-hik-ya-1-4730499
    5 комментариев
    24 класса
    Ильяс мәктәптә, укытучылар арасында да, укучылар арасында да үзенә карата мөнәсәбәтнең капыл гына үзгәреп китүен сиземләде. Иртән дәрескә керә, класста гадәти булмаган серле тынлык урнаша, балалар бер-берсенә карашалар, укытучыга сораулы карашларын ташлыйлар. Тәнәфестә укытучылар бүлмәсенә керсә, шул ук хәл. Аңлый. Өч яшьлек сабый түгел ич инде ул. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-01/zakir-kb-rov-timergalinnar-romannan-zek-6-4736283
    1 комментарий
    13 классов
    – Миңа кияүгә чык. – Әле үкме? – Әле үк булмый. Унынчыны тәмамлаган көнеңдә, сигез айдан… – Шулчаклы озак көтәргә… Ә сез Динара Харисовнага өйләнеп куйсагыз? – Юк, синнән башка миңа беркем дә кирәкми, Фирүзә! Тик миңа иртәгәдән мәктәптән китәргә туры килер инде. Укытучының укучысына мәхәббәте педагогика калыпларына сыеп бетми. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-07-02/zakir-kb-rov-timergalinnar-romannan-zek-7-4736302
    1 комментарий
    23 класса
    — Елама, әни, кулга ал үзеңне, син бит бала-чага түгел, — дип үгетләде ул әнисен, — аңла мине, тыел вакытында. — Шатлык яшьләре бит, кызым, — дигән булды карчык, — бетте, башка еламыйм инде. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-06-26/k-rim-kara-k-el-k-ze-hik-ya-2-4730526
    1 комментарий
    26 классов
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё